«Куркынычсыз интернет, балаларга кечкенәдән кирәк»: нетикет (6+)

Цифрлы технологияләр көнкүреш тормышка көннән-көн активрак үтеп керә бара, шунлыктан Интернетта куркынычсызлыкны тәэмин итү –  заманчалык һәм алгарыш шартларында иң актуаль таләпләренең берсе. 

Безопасный интернет нужен детям с …
IMG_9944
IMG_9969
IMG_9947

8 февральдә, Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында, 8 нче санлы балалар китапханәсе Челтәрдә үз-үзеңне тоту һәм аралашу кагыйдәләре «нетикеты» уздырды. Очрашу барышында балалар глобаль компьютер челтәре системасы һәм аның файда гына түгел, зыян да китерә алуы турында белде. Тәкъдим ителгән «Балаларга Интернетта ничек йөрергә?» презентацияcе ярдәмендә яшь китап сөючеләр Интернетта үз-үзеңне тотуның ун кагыйдәсен үзләштерде. Үз интернет-куркынычсызлыкларын булдыру өчен, балаларга «Куркынычсыз интернет, балаларга кечкенәдән кирәк» дигән мәгълүмат буклетлары тараттылар. 
Чара азагында катнашучылар белән Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча мини-тест үткәрелде, ул күбесенең төп куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшы үзләштерүен күрсәтте. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: